Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тиз арада эшле иттеләр”

Илшат Әхмәтҗанов Апас кулинариясында шофер булып эшли.

(19 апрель, “Апастово-информ“).


Үтәмеш авылыннан Илшат Әхмәтҗанов – биш бала атасы. Күптән түгел гаиләсе белән Апаска күченеп килгән. Дәүләт программасы һәм район башлыгы ярдәме белән гаиләгә йорт бирелгән. Бүгенге көндә ул иптәше һәм балалары белән район үзәгендә яши.
“Алдан агрофирмада тракторчы булып эшләдем. Хезмәтемне яраттым, җитәкчеләрем белән дә аңлашып, дус, тату эшләдек. Тик дәүләттән ярдәм булгач, Апаска күченеп килдек. Шуңа яңадан эш эзләргә туры килде. Таныш-белешләрдән дә сорап карадым. Эш таба алмагач, мәшгульлек үзәгенә килдем. Вакансияләр күп иде. Бер-ике көн дә узмады, шалтыратып кулинариядә эш барлыгын хәбәр иттеләр. Иң мөһиме - район үзәгендә яшим, эш урыным якын, шуңа сөенеп туя алмыйм. Апаслыларны кайнар икмәк белән тәэмин итәбез. Мин яңа пешкән икмәкне кибетләргә таратам“, - дип сөйли оешмада шофер булып эшләүче Илшат Әхмәтҗанов үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев