Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәмле Чәкчәк рецепты

Чәкчәкне 6 яки 12 йомыркадан әзерләргә мөмкин.

Шулай ук йомырканы суыткычка куеп 1 тәүлек катырасың. Аннан кабыгын чистартып, агын сарысыннан аерасың. 6 йомыркадан әзерләгәндә, 4 йомырканың сарысын, 2не агы белән бергә тулысынча салам. Күпертелгән йомрыка өстенә ярты бал кашыгы чәй содасы, шул кадәр ук тоз, 1 кечкенә кашык шикәр комы салабыз. Бик яхшылап болгаткач, он салып, йомшак камыр басабыз. Кош теленнән аермалы буларак, токмачлап кисәбез һәм кайнап торган сыер майда пешерәбез. Камыр алтынсу төсенә керә. Аннан табакка салып, озын кисәкләрне сындырам һәм өстенә коярга сыеклык әзерлим. 
4 аш кашыгы балны савытка салып эретәм һәм ул кайнап чыккач, ярты стакан шикәр комы салып, кабат болгатырга кирәк. Өстәлгә бер савыт белән су алып куям, сыеклыкның әзер булуын шуңа салып беләм. Әзер сыеклык суда катып китәргә тиеш. Әгәр таралып китсә, чәкчәк тә катмаячак. 
Пешерелгән камыр өстенә сыеклыкны коябыз һәм савытлар салып, үзегез теләгән формада катырасыз. Суыткычка куярга тырышмыйм. Азрак салкынга куеп торам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев