“Тоннель“дә 13 кагыйдә бозучы ачыкланган
4 декабрь иртәсендә Иске Әнәле авылы янында “Тоннель“ операциясе узды. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары тарафыннан 13 кагыйдә бозучы ачыкланып, беркетмә төзелде.
Штрафларын вакытында түләмәүче 3 райондашыбыз җәзага тартылды. Аларга штрафларын икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк, яки вакытлыча ирекләре чикләнә, мәҗбүри эш тәкъдим ителә. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән 2 райондашыбызга 1 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килә. Укылышсыз номерлы машина белән юлга чыккан 4 машина иясе ачыкланган һәм 500 сумлык штраф кәгазе белән “бүләкләнгән“. Төзек булмаган техника белән юлга чыккан 4 шофер шулай ук җәза алган. Ике машина штраф стоянкасына ябылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев