Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тормыш иптәшем миңа Наилә дип эндәште”

Олы Бакырчы авылында яшәүче Хәерниса әби Насыйбуллина 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.

 Аңа гомер бәйрәме уңаеннан, Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район Советының аппарат җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев изге теләкләрен җиткерделәр.Авыл халкы аңа Наилә дип эндәшә. Моның сере гаилә корган чакларга барып тоташа.
“Тормыш иптәшем Мөнир миңа яратып Наилә исемен кушты. Аңа Хәерниса исеме ошамый иде. Чөнки аның Хәерниса исемле холыксызрак, усал танышы булган. Бакырчы халкы өчен мин Наилә”, - ди ул.
Наилә әби үзе Азнакай якларыннан. Балачагында, яшьлегендә күп авырлыклар күргән. Кырда ачлы-туклы эшләгән елларны бүген дә әрнеп искә ала. 19 яшеннән Үзбәкстан якларына чыгып китә. Биредә төзелеш тармагында хезмәт иткән. Аннан тормыш иптәшенең туган нигезенә кайтып төпләнгәннәр.
“Үгез белән сабан сөрдек. Аннан ат бирделәр. Бик эшләдек. Озын гомерле булуның сере дә хезмәттә дип беләм”, - ди Наилә әби. 

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев