Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормышның якасына ябышып яши – дип, нәкъ аның кебекләр турында әйтәләр

Морзаларда яшәүче Талия апа Гатауллина нинди генә тормыш сынаулары алдында калса да, көр күңелле, олы йөрәкле, чыдам булып кала белгән. “Тормышның якасына ябышып яши“, – дип нәкъ аның кебекләр турында әйтәләрдер, мөгаен.

(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).



“Без сугыш чоры балалары. Дәвеш авылында тудым. Әтисез үстек, ачлык күрмәсәк тә, юклыкны тойдык. Безнең сыерыбыз бар иде. Әнә шул мал безнең тамагыбызны ач итмәде. 3 классны тәмамлаганда кызамык белән авырып үлемнән калганмын. 7 классны тәмамлагач, колхоз эшенә чыктым, 12 ел сыер саварга йөрдем. Алдынгылар рәтендә Мәскәүгә кадәр бардым. Аннан Морзалар авылына урлап киттеләр», – дип сөйли ул.

Талия апа Морзалар авылына килен булып төшә. Биредә дә 7 ел сыер сава. Аннан кошчылык фабрикасына эшкә килә. Анда 20 ел хезмәт итә. Тормыш иптәше Фәрит белән 6 ир балага гомер бирәләр. Уллары барысы да армия сафларында хезмәт итә. Кызганычка каршы, Фәрит абыйны гына моннан 17 ел элек югалта ул. Бүген 9 оныгы өчен дә янып-көеп яши.

«Үз гомеремдә көнләшә, үчләшә, ачу саклый белмәдем. Иремнең беренче хатыны, баласы бар иде. Ул бала белән әле дә аралашып яшибез. Үскәндә дә хәлен белдек, янына бардык. Фәрит абыең исән чакта бик күңелле яшәдек. Нинди генә бәйрәм булса да, атлар бизәп чыга идек”, – ди Талия апа.

Инде өлкән яшьтә булса да, гел хәрәкәттә, эштә әле ул. Авылның абыстае да булып тора. Талия апа моңлы итеп җырлый. Клубта узган мәдәни чараларның берсеннән дә читтә калмый. Кул эшләренә дә оста ул. Кыш дәвамында күпләп башмаклар, урындыкка куя торган төсле паласлары бәйли. Җәен исә кош-кортлар, яшелчәләр үстерә.

“Кая барсам да үзем бәйләгән әйберләрне күчтәнәч итеп алып барырга тырышам. Парлы итеп бүләк итәргә тырышам, һәркемгә парлы гомерләр телим. Гөлләр үстерергә яратам. Тәрәзә төбемдә балкып торалар алар”, – ди ул.

Бүген Талия апа 3 улы белән яши. Кечкенә улы транспорт һәлакәтенә очрап, сәламәтлеген югалткан. 9 елдан бирле үз аякларында йөри алмый. Аны зур сабырлык һәм аналарча ярату белән Талия апа тәрбияли.

“Авырлыкларны җырлап җиңәм, дус-ишләрем, авылдашларым белән аралашып хәсрәтләремне онытам. Эчемдәге-тышымда бит, шуңа да яраталар үземне”, – ди Талия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев