Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Төп игътибар - терлекчелек тармагына юнәләчәк”

Халык җыеннары Чирмешән, Олы Бакырчы, Урта Балтай, Тутай һәм Кызыл Тау авылларында дәвам итте.

(19 гыйнвар, “Апастово-информ”).


“Районда узган ел күп эшләр башкарылды, быел да барлык куйган максатларга ирешергә дигән бурыч куйдык. Тормышны яхшыга үзгәртер өчен уртак тырышлык кирәк”, - диде район башлыгы Равил Хисаметдинов халык җыеннарында.
Җыеннарда күптөрле мәсьәләләр каралды. Яшәлмәгән төп йортларны алты ай эчендә теркәп бетерү, коронавирус чиреннән вакцина алуның мөһимлеге, авыл җирлекләрендә йорт төзү өчен субсидияләр бирү тәртибе, төрле илкүләм проектларда катнашу һәм башка күптөрле мәсьәләләр турында сөйләшенде. Җыеннарда төп игътибар терлекчелек тармагына юнәлде.
“Үзебездә, үз җирлекләребездә дә заманча алымнарны үрнәк итеп алып, терлекчелек тармагында уңышларга ирешеп була”, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
Сөйләшүләр барышында янгыннарны булдырмау өчен йортларда кисәтү җайланмалары урнаштыру һәм халыкка төрле шикле кешеләрдән, мошенниклардан сак булырга да киңәшләр бирелде.
Гомерен авыл җирлекләрен үстерүгә багышлаган, районның камилләшүенә үз өлешләрен керткән алдынгылар “Апас районы оешуга - 90 ел” истәлек медальләренә ия булдылар.
Хезмәт алдынгылары – Чирмешән авылыннан Мәсхүт Низамов, Олы Бакырчыдан – Рәшит Хәйров, Заһит Каюмов, Филгать Зиннәтуллин, Урта Балтай авылыннан – Фәһим Насыйров, Филгать Гыйсмәтуллин, Кызыл Тау авылыннан – Рузалия Гыйльметдинова, Мөнир Гыйльметдинов, Сания Абдрахманова, Кызыл Тау авылыннан Галия Гыйззәтуллина, Мөнир Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев