Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Дәүләт Советы депутаты Апас мәктәбендә балалар туклануы белән танышты

Апас мәктәбендә укучы һәр бала кайнар ризык белән тәэмин ителә.

(27 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов эшлекле сәфәре барышында Апас мәктәбендә белем алучы балаларның туклануы белән кызыксынды.
Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова белдерүенчә, бүгенге көндә мәктәптә 699 бала белем ала. Алар һәркайсы көн дәвамында ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Башлангыч сыйныфларда укучы 311 бала бердәм меню нигезендә бушлай тукландырыла.
“Балаларның туклануы белән әти-әниләр дә кызыксынып тора. Укучыларыбыз да бик канәгать. Башкарма комитеты тарафыннан чыгарылган карар нигезендә мәктәбебездә махсус комиссия эшләде. Әлеге комиссия 88 баланы бушлай, ә 112 баланы льготалы туклану белән тәэмин итәргә дигән карар чыгарды. Башлангыч сыйныфларда исә әти-әниләр соравы буенча өстәмә ашату оештырылды. Хәзер алар да көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән туклана. Шулай озынайтылган көн төркеменә йөрүче балалар түләүле шартларда өстәмә ашатыла, - дип аңлатты Гүзәлия Зыятдинова.
Мәктәптә 5-11 сыныфларда укучылар өчен ике тапкыр кайнар ризык белән беррәттән өстәмә мәктәп бакчасында үстерелгән витаминлы яшелчә һәм җиләк-җимеш тә бирелә. Бу Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов тарафыннан да уңай бәяләнде.
“Балаларның витаминлы яшелчә һәм җиләк-җимеш белән туклануы аеруча игътибарга лаек. Гомумән, Апас мәктәбендә белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр һәм тиешле шартлар тудырылган. Мәктәп бинасы төзекләндерелгән. Балаларга шөгыльләнүче өчен иркен спорт заллары бар. Китапханә киштәләре китаплар белән тулы. Апас мәктәбе эшчәнлегеннән, биредәге шартлардан без канәгать калдык”, - диде депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев