Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәҗрибәле остаз, хөрмәтле мөгаллим

Айрат Җамал улы Насретдинов районда иң абруйлы мөгаллимнәрнең берсе. Укытучылар нәселенең дәвамчысы буларак ул бөтен гомерен мәктәпкә багышлый.

- Әнием дә, абыйларым да укытучы булдылар. Шуңадыр мөгаен, бала чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Бу хыялымны тормышка ашырып, һөнәремә тугры булып эшләдем, - ди мөгаллим.

Айрат Җамал улы хезмәт юлын Апаста урнашкан кичке мәктәптә физика укытучысы буларак башлый. Беренче хезмәт чыныгуын да ул биредә үтә. Үткен сүзле, оештыру сәләтенә ия булган яшь белгечне 1984 елда Чүрибураш мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Нәкъ менә биредә ул җиң сызганып, бөтен җанын биреп эшкә керешә. Мәктәп белән дә идарә итә, укучыларга физика фәнен дә төшендерә. Хезмәт юлының сикәлтәле чакрымнарын да нәкъ биредә кичә. Беренче авырлыклар белән очрашу мизгелләрен ул бүгенгедәй хәтерли.

- Авылда юл юк. Мәктәп иске, салкын иде. Кышын җилле көннәрдә 6 градус җылы була иде. Сигезьеллык мәктәптә 100 бала белем ала. Ә укытучылар җитми. Беренче эшем нәкъ менә коллектив туплаудан башланды, - дип искә ала ул.

Озакламый яшь җитәкче яңа мәктәп төзетү уе белән янып йөри башлый. Ул вакыттагы “Спартак“ колхозы җитәкчесе мәрхүм Рифкать Ярмөхәммәтов бу фикерне хуплап, ярдәмгә килә. Чүрибураш авылы егете, ул елларда районның баш архитекторы булып эшләгән мәрхүм Фәрит Исламшин һәм аның тормыш иптәше Фәүзия Исламшина тиз арада мәктәпнең проектын сызу эшенә алыналар. 1992 елда Чүрибурашта унберьеллык яңа мәктәп ачыла.  Мәктәпкә республикада беренчеләрдән булып газ кертелә. Балалар сәламәтлеге өчен янып йөрүче җитәкченең хыялы тормышка аша. Чүрибураш балалары яңа, якты, барыннан да бигрәк җылы мәктәптә белем ала башлыйлар. Коллектив та яшь белгечләр белән тулылана. Айрат Җамалович чүрибурашлыларның да үз кешесенә әйләнә. Мәктәптә белем алучы һәр баланың әти-әнисе, гаиләсе белән якыннан таныш була ул. Үзе эшләгән чорда белем алган һәр укучы аның хәтер сандыгында саклана. Бүген дә ул аларның тормышы белән кызыксынып яши.

Шактый тәҗрибә туплаган Айрат Насретдиновны 2002 елда СПТУга җитәкче итеп билгелиләр. Биредә эшләү дәверендә яңа уку бүлекләре ачыла. Яшь егет-кызлар тормыш өчен кирәкле булган һөнәрләр үзләштерәләр.

Айрат Җамал улы Насретдинов бүгенге көндә Апас мәктәбендә физика фәнен укыта. Гаиләдә ул кайгыртучан әти, тугры тормыш юлдашы. Тормыш иптәше балаларга хәреф танытучы, районыбызның иң хөрмәтле мөгаллимәсе Гөлшат Камил кызы Насретдинова белән алар үрнәк гаилә булып 35 елга якын гомер кичерәләр. Уллары Ринат һәм кызлары Айгөл дә уңышлары белән сөендереп торалар. Нәни оныклар да тормышларын тагын да ямьләндереп, зур куаныч өстиләр.

Хөрмәтле мөгаллим Айрат Җамал улы Насретдинов 14 октябрь көнне үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен каршылый. Айрат Җамалович! Сезне туган көнегез белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезнең хезмәт юлы күпләргә үрнәк булырлык. Киләчәктә тә сау-сәламәт булып, хезмәт уңышларыгызга сөенеп, гаилә тигезлегендә, балаларыгыз, оныкларыгыз бәхетенә куанып, озын гомер кичерергә язсын!

Ихтирам белән – Апас мәктәбе коллектиы һәм профсоюз оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев