Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тәртип” кайтты Ватанга

14нче августтан Казанда 93,1 FМ ешлыгында “Тәртип” радиосы тапшыруларын тыңларга мөмкин булачак. Ә инде 28нче августтан радио 90,2 FМ ешлыгында Яр Чаллыга киләчәк.

(14 август, “Апастово-информ”).


Яңа радиостанция “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенә карый. Радионың редакциясе дә “Татмедиа”ның Декабристлар урамы бинасында урнашкан.
“Тәртип” 2008нче елны тест режимында эшләп алган иде. Кызганычка каршы, ике айдан соң ул ябылды. Дөрес, 2014нче елда яңадан эшли башлады. “Тәртип” радиосының максаты - тарихыбызны барлау иде. Ике ай бик матур эшләп килде. Тик, ике елдан соң, FМ ешлыгын югалткач, радио ТНВга сыенырга мәҗбүр булды. Халык аптырашта калды. Ярдәм итәргә атлыгып торучылар күп булды. “Тәртип” радиосы халыкка рухи тәрбия бирүне төп бурыч итеп куйды. Ләкин, ул, тупас үгетләүгә кайтып калмады. Сабыр гына, эчтәлекле итеп, үткәннәрдә булган матур тәҗрибәне бүген яңартып, яңа төсмерләр өстәп, халыкка җиткерү иде “Тәртип” радиосының юнәлеше.
Дөрес, “Тәртип” бөтенләй үк юкка чыкмады. Ул “Болгар” радиосы канаты астында үз фикерен халыкка ирештерергә тырышты.
Инде менә хәзер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Тәртип” радиосы яңадан махсус ешлыкка кайтты. Бу халкыбызның көтеп алынган бәйрәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев