Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тәртип“ радиосының FМда үз ешлыгы хәзер

“Тәртип“ радиосы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән FM ешлыгы өчен лицензия алуга иреште.

(14 август, “Апастово-информ“).


"Тәртип" радиоканалы FM диапазонында 93,1 ешлыгында трансляцияләнә башлады. Бу хакта “Татар-информ“ агентлыгына радиога нигез салучы, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков әйтте.
28нче августтан Яр Чаллыда 90.2 FM ешлыгында трансляция башлау планлаштырыла. FM тапшыруы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланды.
“Редакция һәм “Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте радионы безнең тыңлаучыларга ошарлык итеп ясарга тырышачак ", - диде Шамил Садыйков.
"Тәртип" радиосы программалары моңа кадәр "Болгар-FM" радиосында трансляцияләнде. Аның баш мөхәррире Ризалә Исмәгыйлева белдергәнчә, радиоканал өчен аерым ешлык Президент белән очрашудан соң алынган диде.
“Мин Рөстәм Нургалиевичка бөтен тыңлаучылар исеменнән, бу эшнең мөһимлеген аңлавы һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерәм. Ул халыкка “Тәртип“не кайтарып бүләк ясады", - диде баш мөхәррир.
Радиоканал милли мәдәниятне, ретро музыканы популярлаштыруга юнәлтелгән. "Тәртип" радиосы беренче тапкыр 2008нче елда эфирга чыкты, ләкин 2 айдан соң тапшыруын туктатты. 2014нче елда "Тәртип" тулы хокуклы радиостанция булып эшли башлады, ләкин 2 елдан соң ул ешлыгын югалтты. Программалар "Болгар" радиосы аша трансляцияләнә башлады.
"Без “Болгар“ радиосына һәм “Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминовка безгә каршы килмәгәне һәм үзебезне сакларга мөмкинлек биргәне өчен бик рәхмәтле", - диде Ризалә Исмәгыйлева.
"Миңа “Тәртип“ бик ошый, радиога бик теләп булыштым, радионы халык та бик яратып тыңлый. Анда татар “моң“ы, милли мирасыбыз, динебез. Кешеләр бу радионы түземсезлек белән көтәләр. Шуңа күрә, форматлары төрле булуына карамастан, без “Тәртип“не “Болгар“ радиосы аша сакладык. Аның аерым ешлыгы булуы өчен күп эшләдек. Чөнки халыкка “Тәртип“ кирәк ”, - диде Илшат Әминов.
Баш мөхәррир радиоканалның иске традицияләргә - туган телне һәм мәдәниятне, татар халык моңын һәм классик музыкасын саклап калуын әйтте.
“Девизыбыз - үткән белән киләчәк арасындагы күперне саклау”, -диде Ризалә Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев