Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган якны өйрәнү музеенда – районыбыз туган көненә багышланган күргәзмә эшли

“Апасым – гомер бишегем“ дип исемләнгән күргәзмәдә Апасның данлыклы тарихы, күренекле шәхесләре турында истәлекләр тәкъдим ителгән.

(10 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ).


“Күргәзмә китап рәвешендә, күчмә итеп эшләнде. Биредә районыбызның оешуы, күренекле шәхесләре, беренче җитәкчеләре турында истәлекләр, фотолар урын алды. Колхозлашу чорлары, ачлык еллары, Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән фидакарь хезмәтчәннәр турында бай материал тупланды. Районыбызда барган үзгәрешләр, вакыйгалар турында бай тарих чагылдырылды. Шулай ук, мөштәриләр, укытучылар династиясе, мәдәният әһелләре, районыбызның танылган журналистлары, хезмәт ветераннары турындагы материаллар – барысы да эчтәлекле күргәзмәне бизәп, Апасның бай тарихлы булуын дәлилләп тора“, - ди Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис абый Ногманов.

Күргәзмәдә районыбыз башлыгы Равил Хисаметдиновның Апасның 90 еллык юбилеена карата котлавы да бар. Ул барлык райондашларыбызны, районыбыз белән тормышлары бәйләнгән һәр кешене күркәм юбилее белән котлап, ин матур теләкләрен җиткергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев