Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тутай авылы егете хәрби хезмәткә китте

Районда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.

(25 апрель, “Апастово-информ”).


Бүген иртән районыбызның асыл егете армия сафларына китте. Тутай авылыннан Илназ Гыйсмәтуллин Ил алдындагы егетлек бурычын намус белән үтәргә сүз биреп, юлга кузгалды. Якыннары, дуслары, авылдашлары егеткә иң изге теләкләрен юллады. Районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары да киңәшләрен әйтеп озатып калды.
1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльдә тәмамланачак. Хәрби хезмәткә 18-30 яшьлек егетләр китәчәк. Алар бер ел хезмәт итәчәк.
“Хәрби хезмәткә алынучылар бернинди кайнар ноктага да җибәрелмәячәк”, - дип ассызыклады районның хәрби комиссары Наил Җантемиров.
Хәрби комиссар белдерүенчә, язгы чакырылышта районнан 23 егет хәрби хезмәткә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев