Тутай авылында “Йолдыз”лы бәйрәм булды
Авыл клубында абунәчеләр көне узды.
(23 нче апрель. “Апастово-информ”).
Авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова, мәдәният, сәламәтлек өлкәсе хезмәткәрләре, авыл халкы Тутай авылы клубына җыелды.
Биредә алар баш мөхәррир Гүзәл Хилавиева белән очрашып, кызыксындырган сорауларын бирделәр, теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр. “Йолдыз” гәҗитенә язылып, соңыннан бүләкләр дә уйнатылды.
“Ерактан килеп безнең теләкләрне тыңлаганыгыз өчен рәхмәт. Район газетасына да язылдык, инде менә бүләкләр белән кайтып та китәбез. Бик күңел булды”, - диләр апалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев