Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тутай авылында гомер итүче Галия апа Гыйззәтуллина: “Без күргәннәр берегезгә дә язмасын“

Ленинград блокадасы өзелүгә 77 ел тулу уңаеннан районда яшәүче, дәһшәтле сугыш елларының тере шаһитлары булган өлкәннәргә ихтирам күрсәтелде.

( 27 гыйнвар, Ландыш Гайнуллина, "Апастово-информ“).


“Тормышымда мәңге онытылмаслык кайгы-хәсрәтләр аша узарга туры килде. Балачагым ачлык-ялангачлык, дәһшәтле сугыш елларында узды. 18 яшьлек абыем сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады. Бик күп туганнарым һәлак булды ул елларда. Олыгайган көнемдә ике баламны югалту ачысын да кичердем. Без күргәннәр берегезгә дә язмасын, матур тормышта яшәгез“, - дип сөйләде Галия апа Гыйззәтуллина.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Галия апа Гыйззәтуллинага район башлыгының җылы сүзләрен ирештерде, районда җитештерелгән тәм-томнардан күчтәнәч-пакетлар тапшырды, авыл җирлеге исеменнән өлкәнгә җылы юрган бүләк ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X