Тыныч тормыш өчен уяулык кирәк
Иске Йомралы мәктәбендә экстремизмны профилактикалау һәм кисәтү темасына очрашу узды.
(4 декабрь, “Апастово-информ“).
Укучылар белән очрашуга авылның имамы Госман Тимергалиев килде. Ул җанлы әңгәмә уздырды, укучылар белән аралашты.
“Һәр кешенең киләчәге үз кулында. Шуңа да акыллы булыгыз, кешене-кешедән, яхшыны яманнан аера белегез“, – диде Госман Тимергалиев.
Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, җаваплар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев