Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзекләнә, пөхтәләнә

Апас үзәгендә күпфатирлы йортлар каршында төзекләнү эшләре бара.

(4 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).


Быел Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча, “Безнең ишегалды” республикакүләм программасы старт алды. Аның максаты - барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын, территорияләрен төзекләндерү, пөхтәләү, матурлату.

Районыбызда да әлеге яңа программа буенча эшләр дәвам итә. Мисал өчен, бүгенге көндә Апаста Октябрь урамының 54 һәм 58нче номерлы йорт тирәләрен пөхтәләү, асфальтны яңарту эшләре бара. Юлчылар сүзләренә караганда, алар бүгенге көндә бортлар ясау эше белән мәшгульләр. Шулай ук асфальтның нигезен булдыруга песок һәм щебень салуга әзерләнәләр.

“Бүгенге көндә, шулай ук, Апасның Заводская, Ленин, Яшьләр урамындагы кайбер күпфатирлы йортлар каршысында да төзекләндерү эшләре башкарыла“, - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Айрат Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев