Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Удачина: Конституциягә төзәтмәләр балаларны яклау өчен - мөһим

Илебезнең Төп Законына керткән төзәтмәләр балаларны һәм гаиләләрне яклау өстенлеген ныгытырга ярдәм итә.

(29 май, “Апастово-информ”).


Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр - балаларны һәм гаиләләрне яклау өчен бик мөһим булуын белдерә Республикабызның балаларны яклау буенча вәкиле Гүзәл Удачина.


“Россиядә дәүләт сәясәтенең иң өстенлеклесе - балалар икәнлеген Конституцион норма итеп ныгытып кую бүген бик әһәмиятле”, - диде ул.
Соңгы елларда балалар мәсьәләләренең илебездә иң алга куеп хәл ителүе - горурлык уята. Балаларның хокукларын яклау, гаилә кыйммәтләрен ныгыту белән бәйле мәсьәләләр еш күтәрелә, дип өстәде Удачина.


“Иң мөһиме - әлеге мәсьәләләр бездә, чыннан да, хәл ителә. Ә инде аларны Конституциядә өстенлекле итеп ныгытып кую - илебездә алып барылган шундый сәясәтнең лаеклы дәвамы”, - дип басым ясады балалар хокукчысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев