Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул безнең дүртенче балабызга – үз кызыбызга әверелде

Һәркемгә ярдәмчел, гаҗәеп сабыр, киң күңелле, кешелекле, үз кызыбыздай якын киленебез Зыятдинова Гүзәлия Сәгыйть кызы 25 ноябрьдә күркәм юбилеен каршылый.

Буа районы Зур Кырлангы авылында туып-үскән, үзенең тырышлыгы, сәләте, белеме белән сокландырган укытучы кызны, моннан 23 ел элек, олы улыбыз Илһамга килен буларак кабул иттек. Шул көннән ул безнең дүртенче балабызга, үз кызыбызга әверелде. Тәмле телле, булдыклы, тырыш һәм максатчан ул. Барыбызга карата да игътибарлы, ихтирамлы. Беркайчан үзен өстен куймыйча, олыны-олы, кечене-кече итә белүе белән дә аерылып тора. Туганнарны берләштереп, һәркемне дә кайгыртып яшәве дә үрнәк булырлык. Нинди генә җаваплы вакыты, мәшәкатьле минуты булуга карамастан, иң беренче булып ярдәм кулы суза, булышырга әзер тора. Һәркөн хәлебезне белергә дә вакыт таба, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә бүләкләре, күчтәнәчләре белән сөендерә.
Гүзәлия – һөнәре буенча укытучы. Физика-математика серләрен тирәнтен үзләштергән кыз әлеге белгечлек буенча киткән. Эшенә бирелгәнлек, акыл белән эш итү, зур оештыру сәләте аны Апас урта мәктәбендә дә тиз таныта. Ул хезмәт баскычлары буенча үз тырышлыгы белән күтәрелде. Иң элек гади укытучыдан директор урынбасары итеп билгеләнде. Әлеге эшендә дә бар осталыгын кулланды, көчен, энергиясен кызганмады. Хәзер ул тагын да җаваплы эштә. Менә инде 6 ел дәвамында Апас урта мәктәбен җитәкли. Мәктәп зур, замана көннән-көн яңа таләпләр, бурычлар куя. Гүзәлия, тирән белеме, оештыру сәләте өстенә, хатын-кыз зирәклеген дә кулланып хезмәт итә. Хезмәттәшләре белән дә, әти-әниләр белән дә уртак тел таба белә. Әлбәттә, өлкән хезмәттәшләре тәҗрибәсенә таянырга, аларның сүзләренә колак салырга да онытмый.
Гаилә тормышының күп өлеше хатын-кыздан тора. Аның өендә һәрчак чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә, һәр әйбернең үз урыны бар. Тәмле ашлар пешерергә дә, гаиләсен сыйларга да, ике як туганнарны, дус-ишләрне кунак итәргә дә вакыт таба. Тормыш иптәше Илһамга кайгыртучан хатын, балалары Ранис белән Энҗегә назлы әни дә ул. Ранисыбыз югары белем ала. Быел бишенче курста укый. Энҗебез дә гел “5“ле билгеләре белән сөендерә. Безгә “әти, әни” дип өзелеп тора.
Гүзәлия нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкарып чыга. Матур итеп җырлый, кул эшләренә дә оста ул. Аның тышкы гүзәллеге белән эчке матурлыгы бәйләнештә яши һәм бик тә туры килә.
Кадерлебез! Сине туган көнең – күркәм юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Язмыш сиңа киләчәктә дә мәрхәмәтле булсын, барыр юлларыңда фәрештәләр канатын җәйсен, Ходай усал күзләрдән сакласын. Барлык изге гамәлләрең өчен игелек күреп, тигезлектә, балалар рәхәте күреп яшә.
Бу юбилей әле бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Олы хөрмәт, чиксез ихтирам белән – әтиең Насыйх, әниең Гөлфизә һәм барлык туганнарың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев