Үрдәкне яки казны ничек тәмле ясарга?
Үрдәкне (казны) соус белән пешерү ысулы.
Бер олы аш кашыгы горчица, 5-6 аш кашыгы соевый соус, бер олы аш кашыгы бал, аджика аш кашыгы, паприка копченый бер аш кашыгы. Майсыз булса, майонез да артык түгел.
Бутап соус ясыйсыз. Кулга тоз алып эчен, тышын сөртәбез дә кисточка белән бөтен җирен соуска батырасыз.
Эченә турап алма, кара җимеш тутырасыз. Соуста төн кундырасыз, иртән иртүк кургашка төреп, 180 градуста, 2-2,5 сәгать пешерәсез.
«Минем нык олы үрдәк, сез узегезнекенә карагыз. Аннары кургашны алып, өстенә тагын соус сөртәм. Тәмле инде, сүз дә юк».
Тәския Вәгыйзова
Чыганак:https://vk.com/shahrikazanda?w=wall-35721178_208655
Фото социаль сетьтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев