Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урта Балтай авылында гомер итүче Әминә әби Галимова вафат булуы турында кайгылы хәбәр керде

Бар гомерен, бар көчен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Әминә әби әле күптән түгел генә 95 яшьлеген каршылаган иде.

(2 ноябрь, “Апастово-информ”). 
Бик күпләргә телгә мәхәббәт уяткан, үз үрнәгендә матур тәрбия биргән укытучы апаны туган көнендә шәкертләре җылы итеп телгә алганнар иде. Әби гомер бәйрәмендә бик күп изге теләкләр кабул итте. Хәле бик җиңел булмаса да, безгә дә рус телендә җырлап күрсәткән иде. 
Ачлы-туклы балачагы, авыр хезмәттә узган яшьлек елларын әрнеп сөйли иде әби. 
“Үги әни куенында үстем. Ул миңа үз әнием кебек булды. Какмады, сукмады, миңа күңел җылысын кызганмады. Яшьлегемдә күп эшләргә туры килде. Билдән батып урман кисүләр, ике метр бүрәнәләрне җилкәдә ташып йөрүләр әле дә күз алдымнан китми”, - дип сөйләгән иде ул. 
Иҗатка да бик гашыйк иде әби. Яшь чагында да, олыгайгач та сәхнәдән төшмәде. Искиткеч аһәңле, матур тавышы белән һәркемне сокландыра белде. Оста итеп бии дә иде. Төсе-кыяфәте белән дә, эчке матурлыгы белән дә үрнәк булып яшәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев