Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урта Балтай авылында яшәүче Фәүзия әби Шиһапова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Акъәбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының котлау открыткасы тапшырылды.

(15 июнь, “Апастово-информ”).


Олы гомер бәйрәме уңаеннан Фәүзия әби Шиһаповага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Урта Балтай авылы җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев изге теләкләрен юлладылар. Акъәбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының котлау открыткасы тапшырылды.
Фәүзия әби Шиһапова тормышта бик күп авырлыклар аша үткән. Бөтен гомер авыр хезмәткә багышлаган. Озак еллар колхозда эшләгән. Һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган. Язмыш сынауларын да йөрәге аша үткәргән. 4 балага гомер бүләк иткән. 27 ел элек тормыш иптәшен югалткан. Гомер көзләрендә хәсрәтнең тагын да авыррагын кичергән.


“Гомерем буе хезмәт итеп, сыналып яшәдем. Бик күп авырлыклар күрдем. Әмма газиз балаңны югалтудан да ачырагы юк икән”, - ди акъәби.
Фәүзия апа Шиһапова һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырыша. Үз аякларында йөреп, йорт тирәсендәге вак-төяк эшләрне үзе генә башкара. Социаль хезмәткәр Алия Рәхмәтуллинаның да ярдәмен, кайгыртуын тоеп яши. Алар бергәләшеп яшелчәләр, төрледән-төрле чәчәкләр үстерәләр. Аларны назлап тәрбиялиләр, күңел җылысын өләшәләр.
“Гомерем буе чәчәкләр яраттым. Чәчәк бәйләме минем өчен иң кадерле бүләк”, - ди әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев