Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үз кулың белән әзерләнгән бозау колбасасы: ашыгыч рецепт

Өч килограмм бозау ите, сарымсак һәм тәмлеткечләр ярдәмендә үзегез өчен тәмле һәм юеш колбаса әзерләгез! Маринадланган итне тышчага тыгызлап тутырып, духовкада пешереп алу – барысы да җиңел һәм ачык адымнар белән. Бу рецепт ярдәмендә сез гаиләгезне сыйфатлы һәм тәбигый продукт белән сыйлый аласыз. Әзер булган колбасаны тегеп, тәмләп ашагыз!

  Өч килограмм бозау яки кош-корт ите, 300 грамм терлекнең эч мае, 10 грамм нитрит тозы, 10 грамм аш тозы, үлән тәмләткечләре, 100 грамм сарымсак кирәк була.

Итне кечкенә озынча итеп турыйбыз. Тураганда ит салкын булырга тиеш. Нитрит тозын, аш тозын, сарымсакны ваклап һәм тәмләткечләр белән болгатып, бер тәүлеккә салкын урынга куябыз. Тәүлектән соң, маринадланган итне пакет эченә салып, итне чүкеч белән таптыйбыз. Ит тулысынча изелергә һәм ит массасы берсенә-берсе ябышып торырга тиеш. Терлек маен шакмакларга бүлеп, ит белән яхшылап болгатабыз.  

Колбаса тышчасын (оболочка) суга салып җебетергә кирәк. Үзеңә кирәк кадәр озынлыкка кисеп, бер ягын җеп белән бәйлибез.  Иттарткычтан колбаса тутыра торган озынча форма җайланмасына җебетелгән тышчаны кидерәбез. Аннары итне иттарткычка салып, тышчаны колбаса формасына тыгыз итеп тутырабыз һәм бәйләп куябыз. Килеп чыккан колбасаларны бер тәүлеккә суыткычка куярга кирәк. Колбасаларны ике-өч урыннан тишеп духовкада 180 градуста 45 минут пешерәбез һәм кайнар килеш бозлы суга салабыз. Колбасаны тигез итеп телемнәргә кисәбез. Тәмле булсын!

Уңган-булган хезмәттәшебез Гөлнара Кәбировадан колбаса рецепты!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев