Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ваемсызлык борчу уята

Коронавирус белән авыру дәрәҗәсе бары тик гражданнарның аңлылыгына бәйле.

(4 август, “Апастово-информ”).


Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгын һәм “Роспотребнадзор” идарәсен татарстанлыларның үз сәламәтлекләренә кайбер очракта җавапсыз караулары борчый. Чөнки, татарстанлылар яңа коронавирус инфекциясеннән саклану кагыйдәләрен оныталар. Ә мондый тәртип авыру йоктыручылар санын арттыруга китерәчәк. “Татар-информ” агентлыгында үткәрелгән матубгат конференциясендә “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шундый фикер әйтте.

“Профилактика чараларын күрүебезнең нәтиҗәсенә вирус йоктыруның ничек үсүе бәйле булачак. Кимүе дә, икенче, өченче кат әйләнеп килү-килмәве дә шуңа бәйле. Безгә куелган чикләүләрне үтәүгә, профилактика чараларына бик җитди карарга кирәк”, - диде ул.

Любовь Авдонина сүзләренә караганда, ул троллейбуста 28 пассажир арасында бары тик үзе генә маскадан һәм перчаткадан булган.

“Сәламәтлек саклау системасы да, “Роспотребнадзор” да вирусның икенче кат әйләнеп килүенә зур тәэсир ясый алмыйлар. Бары тик, гражданнарыбыз саклану чараларына җаваплы карасалар гына вирус кабатланмаячак. Бауман урамына гына чыгып карагыз, күпме халык йөри. Берсенең бер шәхси саклану чарасы юк”, - дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев. Аның фикеренчә, халык күпләп тупланган урында, шәхси саклану чараларына ваемсыз карау - Татарстанда вирусның икенче кат әйләнеп килүенә китерергә мөмкин. Моңа юл куярга ярамый.
Дистанцияне саклау, кулны юу, маска һәм перчаткадан йөрү бүген бик мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев