Венесуэла җыелма командасы БРИКС Уеннарында катнашу өчен Казанга килде
Венесуэла делегациясе чит ил вәкилләре арасында беренчеләрдән булып 12 июньдә башланачак БРИКС Уеннарында катнашу өчен Казанга килде.
Аларны татар җыр-биюләре белән каршы алдылар, чәкчәк белән сыйладылар.
«Безнең өчен БРИКС Уеннары башланды инде, без делегацияләрне каршылыйбыз. Кунакларны бик тә яратабыз, барысына да ачык йөз һәм кунакчыллык күрсәтергә әзер торабыз. Бу – һәркем өчен зур бәйрәм», - дип искәртте спортчыларны каршы алган ТР спорт министры Владимир Леонов.
Ул БРИКС Уеннарында 90нан артык илнең вәкиле катнашачагын әйтте, аларның кайберләренең делегацияләре килде инде. Аерым алганда, бу – Монголия һәм Төньяк Корея командалары. Шулай ук Бразилия, Кытай, Иран, Азәрбайҗан, Белоруссия һ.б. илләрдән дә зур коллективлар киләчәк.
«Без 27 спорт төре (аларның 25е Казанда уза) буенча 90нан артык илдән 5 меңгә якын катнашучының килүен көтәбез», - дип сүзен төгәлләде министр.
Чыганак:https://vk.com/tatarinformtat?w=wall-123741481_59774
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев