Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вируска каршы көрәштә вак мәсьәләләр юк

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы чит илләрдән һава транспорты белән килгән гражданнарга, өч көн эчендә COVID-19 өчен лаборатория тикшерүләре узарга киңәш итә.

(23 сентябрь, “Апастово-информ”). 


Россия Федерациясе Баш Дәүләт санитария табибының 2020нче елның 27 июлендә чыгарылган 22нче номерлы Карары нигезендә, Россия чикләреннән чыккан гражданнарга Бердәм Дәүләт хезмәте порталында теркәлергә һәм электрон рәвештә анкета тутырырга кирәк була. Чит илдән кайткач, өч календарь көн эчендә, коронавирус чиренә лаборатория тикшерүе узарга һәм тикшерү нәтиҗәләре турындагы мәгълүматларны тиешле форманы тутырып, Бердәм Дәүләт хезмәте порталына урнаштырырга кирәк. (www.gosuslugi.ru/400705/!). 
Бүгенге көндә 22 гражданга КоАП РФның 6.3 маддәсе, 2нче бүлеге буенча административ протоколлар төзелгән. Санитар эпидемиологик иминлек өлкәсендәге закончалыкны бозган өчен тутырылган ул протоколлар. Шуларның дүртесе буенча, административ штраф салу турында суд карары чыгарылган. Югарыда әйтелгән административ хокук бозулар турындагы законны бозган өчен гражданнарга - 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, вазифалы затларга - 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр, юридик зат булып, теркәлмичә, эшмәкәрлек эше белән шөгыльләнүчеләргә - 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору, юридик затларга - 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яки 90 тәүлеккә эшчәнлекне туктатып тору җәзасы каралган. Бу җәзалар санитар иминлек таләпләрен бозган өчен кулланыла.

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев