Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вирустан соңгы тормыш

Татарстанның Икътисад Министрлыгы эшмәкәрлек Көнендә кризиска каршы Zoom-форум үткәрә

(25 май, “Апастово-информ”).


Вирус туктар ул. Тормыш дәвам итәр. Вирустан соңгы тормышны ничек күзалларга соң? Татарстан Икътисад министрлыгында бу хакта бүгеннән уйлыйлар. Россия эшмәкәрләре көнендә бөтен илебез бизнесменнары өчен зур күләмле онлайн-форум үткәрүне планлаштырганнар.


“Яңа шартларда бизнесны ничек алып барырга соң, дигән сорауга җавап эзләүгә багышланган онлайн-форум - үзизоляцияләү режимыннан чыгу һәм бер-береңә ярдәм күрсәтеп, эшмәкәрләргә тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән”, - диделәр министрлыкта.


Хөкүмәт вәкилләре белән сөйләшү, сорауларга җаваплар эзләү, экспертларның докладларын тыңлау, онлайн-режимда булса да бер-берең белән ачыктан-ачык аңлашу мөмкинлеге дә булачак.


“Эшмәкәрләр үзләре һәм дәүләт органнары вәкилләре тәҗрибә уртаклашачаклар, шулай ук, дәүләт ярдәме турында сөйләячәкләр. Экспертлар һәм белгечләр бүгенге шартларда бизнес алып баруга ярдәм күрсәтү турында консультация дә бирәчәкләр”, - дип әйттеләр форумны оештыручылар.


Форумның онлайн-мәйданчыгы 26нчы майда 15.00 сәгатьтә Zoom платформасында эшли башлаячак. Шулай ук, YouTube-каналында “Эшмәкәрлек фабрикасы” проекты кысаларында, параллель трансляция барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев