Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәвәскәр автоконструктор Фәнис үзе ясаган пикапта җилдерә

Апасның Кыр урамында яшәүче Фәнис Абдрахмановның бар эшкә дә кулы ята.

Завод конвейерыннан моннан 60 еллар элек чыккан ГАЗ-69 вездеход җиңел автомашинаны ул Каратундагы металла ватыгы базасыннан табып кайткан иске детальләрне кулланып автопикап итеп  ясады. Дизель двигатальле ретроавтомашина бер дә көчәнмичә бер тонна йөк ташый ала. Моннан тыш һәвәскәр автоконструктор үз гаражында бик күп трактор-машиналар яңартты һәм тагылмалар да ясады.

Апаста тагын бер бик оста куллы һәвәскәр, әле пенсиягә чыккач та күп еллар токарь булып эшләгән Әгъзам Шәрәфетдинов  та моннан 15 еллар элек үз куллары белән трактор җыйды. Һәм андыйлар районда бихисап, без белмәсәк, алар турында сайтка язып элегез, аларны  барып күрербез һәм осталарның иҗат җимешләре белән рәхәтләнеп танышырсыз.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев