Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елда тагын бер олы шәхесебезне югалттык

Шәүкәт Хатыйпов Апас районының Югары Балтай авылында яшәде. Сугыш һәм хезмәт ветераны. 1924 елның 10 июнендә туган. Аңа быел җәйдә 97 яшь туласы иде.

(11 гыйнвар, “Апастово-информ“).


Шәүкәт абый районыбызның иң хөрмәтле кешесе иде. Дәһшәтле сугыш ачысын горур кичкән. Бар гомерен туган авылына багышлаган. Озак еллар колхозда җаваплы вазифаларда эшләгән, авыл Советын да җитәкләгән.



Тормыш иптәше, озак еллар укытучы булып эшләгән Рауза апа белән 70 елдан артык бер-берсенә терәк булып гомер иттеләр.

Шәүкәт абый Хатыйпов 1943 елның мартында Кызыл Армия сафларына алына. Беренче чыныгуларны Суслонгер лагеренда ала. Аннан соң алар Курск дугасындагы көчле сугышка керә. Шәүкәт абый 1945 елның 9 Маен Литваның Курляндия шәһәрендә каршылый.

Шәүкәт ага Хатыйповның якты истәлеге райондашлары күңелендә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев