Яңа җитәкче
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе итеп Радик Ринат улы Гыйсмәтов билгеләнде.
(6 нчы июль, “Апастово-информ”).
Радик Гыйсмәтов Тәтеш районы Сөендек авылында туып үскән. Бүгенге көндә Буа шәһәрендә яши. Казанның Максим Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтында агроном белгечлеген алган. Хезмәт юлын Тәтеш районының “Энгельс” колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып башлап җибәргән. Югары белем алганнан соң туган ягында баш агроном вазифасын башкара. “Вамин-Буа”, “Ак Барс Буинск” агрофирмаларын җитәкли. 2018 елдан ООО “Дружба” хуҗалыгына җитәкче итеп билгеләнә һәм бүгенге көнгә кадәр уңышлы гына хезмәт итә.
Ринат Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Россия Федерациясенең Рәхмәт хатына һәм “Ак Барс Холдингның” Алтын күкрәк билгесенә ия. Депутат.
Гаиләле. Тормыш иптәше Рамилә белән ике ул, бер кыз тәрбиялиләр.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов Радик Гыйсмәтовка эшендә уңышлар теләде, авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа технологияләр кулланып зур күрсәткечләргә, югары нәтиҗәләргә ирешергә дип ышанычын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев