Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа локдаун икътисадны һәм халыкны һәлакәткә китерергә мөмкин, дип саный Фәррахов

Җитди чикләүләр булмасын өчен, табиблар тәкъдим иткән барлык санитар кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

(27 октябрь, “Апастово-информ”).


Илдә коронавируска каршы җитди чикләүләр кертелгән очракта, бу икътисади һәлакәткә китерергә мөмкин. Моны булдырмас өчен, битлек кияргә, ара сакларга, кулларны еш юарга һәм социаль элемтәләрне киметергә кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов шулай фикерли.
Россиядә һәм дөньяда коронавирус йоктыручылар саны арта. Бу икенче агым түгел, бары тик беренчесенең дәвамы.
“Хәзер беренче агымның дәвамы бара. Аның үсүе көчәюе күзәтелә”, - ди депутат.
Ул узган айлар эчендә медикларның вируска каршы торырга өйрәнүләрен әйтте.
Аның фикеренә караганда, табиблар киңәш иткән гади генә тәкъдимнәрне үтәгәндә, локдауннан котылып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев