Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа яуган кар эреп бетмәсме?

КФУ профессоры кар катламының сакланачагын фаразлаган.

(25 ноябрь, «Апастово-информ»).


Төньяк-көнбатыш циклон белән бәйле аномаль җылы һава торышына карамастан, барлыкка килгән кар катламы сакланачак. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде, дип яза “Татар-информ” вузның матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән.
Профессор Татарстанда урнашкан аномаль җылы һава торышының метеорологик сәбәпләрен аңлаткан.
«Төбәк территориясендә салкын аномалия китереп чыгарган озак антициклоннан соң, безгә җылы фронт килде, кар яуды. Һава басымы кискен кимеде», — ди Юрий Переведенцев.
Галим фикеренчә, тулаем алганда, бу декада, ай ахырына кадәр, аномаль температура күрсәткечләре буенча нормадан югарырак булачак. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта тәүлеклек һава температурасы -5, -6 градус тәшкил итәргә тиеш, аномаль җылы булуга карамастан, яуган картулысынча эремәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев