Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ябыгасыгыз килсә, камыр ризыгы ашагыз!

Диета тотканда, кагыйдә буларак, камыр ризыклары ашарга киңәш ителми. Ләкин күпләр, кайбер серләрне белеп бетермәү сәбәпле, оннан бөтенләй баш тарта. Чынлап та шулай кирәкме соң? Гомумән, онның файдасы бармы?

Кайбер төр оннар түбән гликемик индекска ия һәм аз калорияле. Шулай булгач, алар фигура өчен зарарлы түгел. Ябыгу процессында, киресенчә, энергия чыганагы булырга мөмкин.

Иң популяр он – бодай оны. Аны һәр хуҗабикә яратып куллана. Камыр пешерү өчен генә түгел, соуслар һәм панировкалар өчен дә. Камыр ризыклары өчен тәҗрибәле хуҗабикәләрлар югары һәм беренче сортлы онны өстен күрә. Чөнки ризык кабарып пешә һәм тәмле була.

Ләкин бу сортларда файда юк. Аларны бөртекнең крахмал өлешеннән алалар. Шуңа аларда клетчатка да юк. Ләкин составтагы тиз углеводлар килограммнарны, тәндәге май катламын арттыра. Организм өчен углеводлар да кирәк, алары катлаулы углеводлар, дип атала.

Бу әле без белергә тиешле барлык фактлар да түгел. Ак он кулланып, сез ашкайнату процессын бозасыз һәм диабет авыруының барлыкка килү мөмкинлеген арттырасыз. Өстәвенә, бу онны агарту өчен төрле матдәләр, консервантлар һәм башка катнашмалар кулланыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев