Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ягулык сезоны тәмамлану алдында

Каратун урта мәктәбе базасында җылыту сезонын ябу һәм яңа ягулык сезонына әзерләнү максатларыннан, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең киңәшмәсе узды.

(14 апрель, “Апастово-информ“).


Сөйләшүләр, аңлашулар конкрет проблемалар турында барды. Район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Радик Хәлилов узган ягу сезонында эшнең оештырылышына анализ ясады. Шул ук вакытта инде бүгеннән үк яңа ягу сезонына хәзерлек башларга кирәклеге турында искәртте. Газ мичләрен, насосларны тикшерү, аларны ремонтлау, срогы чыккан приборларны яңаларына алыштыру бүгенге көндә актуаль булуын ассызыклады. Оператор почмагын булдыру, анда тиешле документларны урнаштыру, ремонттан соң котельныйларны “Ростехнадзор” оешмасына тапшырганда куела торган таләпләр турында аңлатты.
Ягулык сезонын хәвеф-хәтәрсез тәмамлау уңаенан мәктәп директорларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев