Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбыз Гөлназ Гайнуллинага Миңнеханов бүләге

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә күпбалалы гаиләләргә бүләк тапшырып, Татарстан Президенты чын мәхәббәтнең кешеләрне бәхетле ясавын әйтте.

(8 июль, “Апастово-информ”)


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күпбалалы ата-аналарны һәм аларның балаларын кабул итте, республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көн уңаеннан республика Президенты Казан Кремлендә күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләп, дәүләт бүләкләре тапшырды”, - дип сөйләде Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

“Гаилә институтын ныгытудагы зур хезмәтләре һәм балалар үстергәннәре өчен “Гаилә Даны” орден медальләре һәм “Ана даны” медальләре тапшырылды”, - дип өстәде ул.

“Гаилә Даны” ордены медале Балтач районыннан биш бала тәрбияләп үстергән Булат һәм Фирая Зыятдиновларга тапшырылды.
“Ана даны” медаленә Апас районыннан Гөлназ Гайнуллина, Кукмара районыннан Сөмбел Гайфетдинова һәм Татьяна Сидорова, Баулы районыннан Елена Козлова, Сарман районыннан Ландыш Нуриева, Тәтеш районыннан Наталья Романова, Азнакай районыннан Гөлнара Фәттахова лаек булдылар. Алар барысы да биш һәм алтышар бала табып үстергәннәр.

 

Элегрәк, Татарстан Президенты татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев