Ял көннәрендә почта бүлекләре ничек эшлиячәк
Илдә санитар-эпидемиологик вәзгыять катлаулану сәбәпле, райондашларга почта бүлекчәләренә бары тик бик кирәк булган очракта гына килергә киңәш ителә.
(27 октябрь, “Апастово-информ”).
30нчы октябрьдән 7нче ноябрьгә кадәр Россия Почтасы бүлекләренең райондагы бүлекчәләре гадәти график буенча эшләячәк.
Тик, 4нче һәм 6нчы ноябрьдә - дәүләт бәйрәмнәре көннәрендә Татарстанда барлык почта бүлекчәләре дә ябылачак. 3нче ноябрьдә почта бүлекчәләрендә эш бер сәгатькә кыскара, ә җомга көнне 5нче ноябрьдә алар шимбә графигы буенча эшләячәк.
Илдә санитар-эпидемиологик вәзгыять катлаулану сәбәпле, почта хезмәткәрләре почта бүлекчәләренә бары тик бик кирәк булган очракта гына килергә, онлайн-сервис ярдәмендә эш итәргә киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев