Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яман чир турында оныткан Камилә: «Яшәүнең кадерен белегез»

Кайчандыр ул бала гына иде әле.

«Ватаным Татарстан» газетасы оештырган хәйрия концертының икенчесе аңа ярдәм итү ниятеннән үткәрелде. Казанның үзәгендә татар эстрадасы җырчыларын җыеп, 4 сәгатьлек концерт оештырдык. Ул чакта 14 яшьлек Камилә Гыйбадуллинага операция ясау өчен 250 мең сум акча җыелды. Камилә белән әле дә элемтәдә торабыз. Тормышында үзгәрешләр күп булган. Бу көннәрдә Казанга кунакка гына кайткан.   – Авыру мине бөтенләй үзгәртте. Табиблар синдә яман чир дигәч тә, мин аны җиңәм, дип яшәдем. Ул чакта әнием дә үҗәтлегемә шакката иде, – дип сөйли ул. – Дөрес, авыру минем балачагымны урлады. Миңа бик тиз үсәргә туры килде. Хастаханәдә ятканда, гомере өзелгән кешеләрне көн саен күрдем. Дусларым да китеп барды. Авыр булды, әмма мин яшисемә ышандым.   Камилә Мәскәүнең бер университетына укырга керде. Химия терапиясе, нурланыш алганнан соң да, бик озак табибларга йөрде әле ул. Авыру аны тормышка башкача карарга өйрәтте.   – Мин һәр көннән ямь табып яшим. Мәскәүдә укый башлагач, Ливаннан килгән гарәп егете белән дуслаштык. Бер елдан соң миңа кабат хастаханәгә ятарга туры килде. Яман шеш булган урынның тиресе нурланыш алып юкарып тишелде. Шуңа операция кирәк булды. Авыр чагымда дус егетем белән тагын да якынайдык. Аннары инде мин аның үз кешем икәнен аңладым, – ди Камилә.   Яшьләр эшне озакка сузмаган. Камилә кияүгә чыккан. Хәзер алар ире белән Ливанда яшиләр.   – Әлегә иремнең әти-әниләре белән бергә көн күрәбез. Әмма Россиягә кайту теләгебез бик зур. Аларда бит хәлләр мактанырлык түгел. Тормыш авыр, – ди Камилә. – Ирем белән никах укыттык. Җәйгә әниемне чакырып, иремнең туганнары белән таныштырып, кечкенә генә бәйрәм ясыйсы килә. Аннан соң, Татарстанга кайтып, минем якыннарымны җыеп утыру теләге бар.   Камиләдән, гарәп килене булу ошыймы, дип тә сораштык. Ул зарланмый. Ире белән икесенең дә уй-фикерләре уртак икән. Хәтта бергәләп дөрес итеп тукланалар да.   – Өйдә инглиз телендә сөйләшәбез. Ирем русча да аңлый. Мин татарча белгәч, гарәпчәгә дә өйрәндем. Уртак сүзләребез күп икән, – ди Камилә. – Язмышыма үпкәләмим. Авырлыклар аша мине яшәргә өйрәтте. Яман чир хакында уйлаганым юк. Табиблар да кистереп, башка кабатланмас, дими. Әмма гел яхшыга ышанам. Хәзерге көнемә рәхмәтлемен. Вак-төяк авырулар була инде ул. Иң мөһиме – минем балачагымны урлап, күз яшьләре түктерә торганы башка булмасын!   Камилә әнисе хакында яратып сөйли. Яратмаслык та түгел шул Илмираны! Камилә авырганнан соң, әтиләре ташлап киткән иде аларны. Ике ел элек Альберт абый якты дөнья белән хушлашкан. Илмира ханым исә, кызы савыккач, яман чир белән авыручы сабыйлар бүлегендә эшли башлаган.   – Әнием тәүлек буе эштә. Бик арый. Яман чиргә каршы көрәшүче сабыйларны күрү йөрәккә дә җиңел түгел. Әмма әнием кешеләргә ярдәм иткәненә сөенеп, эшен бик якын итә, – ди Камилә.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36901

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев