Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ямьләнә ишек аллары

2020нче елда “Безнең ишегалды” программасы буенча 1080 ишек алдын пөхтәләү планлаштырыла. Шуның 430ында инде эш башланган.

 

(7 июль, “Апастово-информ”).


“427 ишек алдында инде төзелеш эшләре бара. Иске җиһазлар сүтелә. Иске асфальт кордырып алына һәм яңасы салына, тротуарлар эшләнә”, - дип хәбәр ителә оештыручылардан.
Быел Казан, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районнарында иң күп ишек аллары яхшыртылачак. Эш 33 районда бара инде.
“Безнең ишегалды” программасын 3 елдан 5 елга кадәр озайттылар. 2020нче елдан алып, 2024нче елга кадәр Татарстанда күпкатлы йортларның 6775 ишек алдын пөхтәләү планлаштырыла. Бу ишек алларын ремонтлау буенча Татарстанда эшләп килгән программаларга, әлегә кадәр кертелмәгән һәм 2014 елга кадәр төзелгән күпфатирлы йортларның ишек алларына кагыла.
Программа ишек алларын комплекслы пөхтәләүне күздә тота. Керү юлларын асфальтлау, җәяүлеләр өчен тротуарларны ремонтлау һәм яңаларын салу, утыргычлар һәм урналар кую, урам яктырткычларын ремонтлау, балалар өчен уен комплекслары кую, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру әлеге программада каралган.
Күптән түгел, казанлылар “Безнең ишегалды” программасы буенча пөхтәләнгән беренче ишек алдына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка экскурсия үткәрделәр. Ул ремонт 11 млн. сумга төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев