Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын сүндерү депосы тәмамлану алдында

Районга Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин һәм республика инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе Марат Айзатуллин килде.

(8 август, “Апастово-информ”).


Алар Апастагы яңа янгын сүндерү депосының төзелеш эшләре барышы белән кызыксындылар. Биредәге тулы куәтенә баручы эшләр кунакларда уңай тәэсир калдырды.
“Бүгенге көндә төзелеш тәмамлану алдында. Объектны сафка бастыру өчен кирәк булган бөтен документлар хәзерләнеп беткәннән соң, аны озакка сузмыйча, якын арада файдалануга тапшыру планлаштырыла”, - диде республика инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе Марат Айзатуллин. Ул шулай ук, төзелеш тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады.
Килгән кунакларны район башлыгы Равил Хисаметдинов каршы алды һәм озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев