Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яраткан эшең булу – зур бәхет

Сер түгел, бүгенге көндә эшсезлек проблемасы тагын да кискенләште. Эш эзләүче, нәрсә белән шөгыльләним, гаилә хәлен ничек җайга салыйм икән, дип баш ватучылар саны артты. Пандемия да үзен нык сиздерде.

(19 апрель, “Апастово-информ“).


Район мәшгульлек үзәгендә эшсезлек мәсьәләсен ничек хәл итәләр, оешмада күпме кеше исәптә тора? Аларга нинди ярдәмнәр каралган? Моңа ачыклык кертү буенча оешма җитәкчесе Фаил Галеевка мөрәҗәгать иттем.
-Мәшгульлек үзәгенең төп максаты - халыкка эш табуда ярдәм итү. Әгәр дә эш белән тиз арада тәэмин итә алмасак, башта эшсез калучыны оешмада вакытлыча теркәп торабыз. Кеше бер дә ярдәмсез калырга тиеш түгел. Бездә аларга ярдәм йөзеннән пособие каралган. Быел пособиенең минималь күләме 1500 булса, максималь күләме 12130 сумны тәшкил итә. Шул ук вакытта эшсез калучыга беренче өч айда хезмәт хакының 75 процентын түлиләр. Тик ул максималь пособиедән артмаска тиеш, аннан соңгы өч айда хезмәт хакының 60 проценты түләнә. Бу очракта биш меңнән артмавы шарт булып тора. Быел районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә 20 кеше исәптә. Шуларның 12се эшкә урнаштырылды. Аларның кайберләре эшне үзләре тапты, ә кайберләре без тәкъдим иткән эшләргә урнаштырылды. Былтыр оешмада теркәлүче 339 кешенең 86сы мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашты, ә калганнары үзләре эш таба алдылар.
Сезнең оешмага нинди һөнәр ияләре күбрәк мөрәҗәгать итә?
-Пешекче дә, шофер да, укытучы да, нинди һөнәр иясе булуына карамастан, теләсә кем эшсез калырга мөмкин. Без аларга вакансияләр турында мәгълүматлар бирәбез, яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлекләре турында аңлатабыз. Шулай ук бездә Казаннан килүче белгечләр укулар үткәрәләр, яңа һөнәрләргә өйрәтәләр. Алар 22 юнәлеш буенча укулар тәкъдим итәләр. Тик бу укуларны оештыру өчен билгеле бер санда төркем җыярга кирәк. Бары тик 15-20 кеше җыелса гына, укуларны оештыру мөмкинлеге була. Бездә демография программасы буенча тиздән пенсия яшенә җитеп килүчеләр өчен оператор ЭВМ белгечлегенә укулар оештырылды. Алар эшләгән дәвердә дә үзләренә өстәмә һөнәр алдылар. Мәктәпне тәмамлап чыгуга укучы шунда ук эшсез булып исәпләнә. Быел балигъ булган 20 кыз баланы җыеп, аларны маникюр эшенә өйрәтү өчен укулар оештырырга ниятлибез. Укулар узган һәркемгә сертификат тапшырыла, алар шул юнәлештә эшкә урнаша алалар.
Районда сезнең оешма аркылы эшмәкәрлеккә укып буламы?
-Эшмәкәрлекне җәелдерү мәсьәләсенә районыбызда да, республикабызда нык игътибар бирелә, яңа программалар буенча үз шәхси эшеңне булдыруга ярдәмнәр каралган. Алдагы елларда мәшгульлек үзәгендә эшмәкәрлек юнәлеше буенча укып чыгып, районыбызда уңышлы гына эшләп китүчеләр булды. Алар биредә дөрес итеп бизнес-план төзергә өйрәнделәр. Әлеге бизнес планнар расланган очракта, аларга эшләрен башлау өчен дәүләт тарафыннан акча бүленде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев