Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яратып тыңлыйбыз, “Китапны”

“Китап” радиосы иң еш күчереп тыңланылучы радиокушымтага әйләнде.

(6 июль, “Апастово-информ”).


“Китап”ның мобиль кушымтасын татар әдәбиятын һәм иҗатын яратучылар өчен, әле быел гына булдырылуга карамастан, 5000нән артык кулланучылар үзләренең сервисларына күчерделәр. Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгына радиостанциянең баш редакторы Алмаз Миргаязов белдерде.
“Китап” радиосы әле үзе дә, ике ай элек кенә ачылды. Күзәтүләр күрсәткәнчә, моңа кадәр, әле бер генә татар телендәге мобиль радиокушымтага, эшләвенең беренче ике ай эчендә үк, шундый күрсәткечләргә ирешү насыйп булмаган”, - диде Миргаязов.
Якын вакытта “Китап” радиосы эфирында язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрапов үзләрен яңа рольдә сынап карыйлар - алар эфирда лирик әсәрләр укыйячаклар.
Радионы тыңлар өчен AppStore һәм Google Play дагы бушлай кушымтаны күчереп алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев