Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь гвардиячеләр өлкән укытучыларны хөрмәтләде

“Бердәм Россия"партиясенең "Яшь гвардия“ Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан региональ бүлекчәсе вәкилләре Апас мәктәбенең ветеран укытучыларын бәйрәм белән тәбрик итте.

(4 октябрь, “Апастово-информ”).


Өлкәннәр ункөнлеге һәм якынлашып килүче укытучылар көне уңаеннан озак еллар Апас мәктәбендә белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучыларга "Яшь гвардия“ Бөтенроссия җәмәгать оешмасының бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды.
“Хезмәтегез өчен рәхмәт. Сәламәт булыгыз, тынычлыкта, муллыкта яшәгез”, - диде Татарстан Республикасының “Яшь гвардияче”ләре аппараты җитәкчесе Ленара Гатауллина.
Апаста яшәүче озак еллар Апас мәктәбе белән җитәкчелек иткән Илдус Зиннәтуллин, 30 елдан артык Апас укучыларына математика фәнен төшендергән Эльза Гатауллина, рус теле һәм әдәбияты серләрен ачкан Тәгъзимә Ногманова, инглиз телен үзләштерергә ярдәм иткән Суфия Сәлахова һәм биология фәненә карата мәхәббәт тәрбияләгән Дания Сәлахова бүләкләрне сөенеп кабул иттеләр. Хөрмәтле мөгаллимнәргә район башлыгының, район башкарма комитетының һәм район Советының да ихлас бәйрәм котаулары ирештерелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова олы ихтирамын белдереп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев