Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшел Үзән кызы Төркиядә «Мисс Евразия 2022» матурлык бәйгесендә җиңде

Яшел Үзәндә яшәүче Залинә Зиннәтуллина «Мисс Евразия 2022» дип аталган халыкара матурлык бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булды.

Ул «Мисс Туризм Евразия» титулын алды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына районның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, сәфәрне оештыруда Татарстанның Яшел Үзән районы администрациясе ярдәм күрсәткән.

Халыкара ярыш Истанбулда ун көн дәвамында узган. Титул өчен бөтен дөньядан җыелган 23 кыз көч сынашкан. Конкурс кысаларында фотосессияләр, милли киемнәр киенеп чыгулар, маскарадлар һәм иҗади номерлар күрсәтү булган.

Бәйге ахырында бүләкләү тантанасы булган, анда төп приз буларак җиңүче таҗы тапшырылган. «Мисс Евразия 2022» титулын һәм трофейны Башкортстаннан килгән Нурсилә Фәхретдинова яулаган. Ул тумышы белән Баймак районының Таулыкай авылыннан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yasel-uzan-kyzy-torkiyada-maturlyk-konkursynda-miss-turizm-evraziya-isemena-laek-buldy-5856624

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев