Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләрдән калышмаска исәбе

Тутай авылында яшәүче Вәгыйз абый Хәкимов лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә табыннар муллыгы өчен көч куючылар сафында.

(31 май, "Апастово-информ").


"15 яшемнән эшкә чыктым. Инде менә 74 яшемне тутырсам да, хезмәттән аерыласым килми. Гомер буе руль артында булдым. Ходай сәламәтлекне бирсә, 80гә кадәр эшләргә әле исәбем", - ди ул, уенын-чынын бергә кушып.


Вәгыйз абый үзеннән дә өлкән яшьтәге “борынлы” машинасы белән чәчүлек ташый. Машинасы да сынатмый, хуҗасына тугры булып, җайлы гына эшләп тора.


Вәгыйз абый үрнәк гаилә башлыгы да. Балаларын да үз үрнәгендә үстереп, бүген алар белән горурланып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев