Язмыш сикәлтәләре
(Хикәя. Булган тормыш хәлләреннән) Автор Ләйлә Шиһабиева.
Асиянең язмышы дүртенче баласы туганнан соң кинәт кенә үзгәреп китте. 9 ай дәвамында зур өметләр, якты хыяллар белән көткән бала сау-сәламәт түгел иде. Үзе дә бу хакта 2 айдан соң гына белде. Бу вакытта тормыш күген кара болыт каплагандай булды. Табиб ялгышларын, йөкле вакытта булган авырлыкларны, нәселдәге авыруларны барлау башланды. Барысы да чарасызлыктан, сынау белән килешә алмаудан иде. Ялгышлары да үзген өзде. Соңгы вакытта тормыш рәвеше дә шактый үзгәргән иде шул. Җиңелрәк карап, үзенчәрәк яшәргә тырышты. Бала да шул ялгышларның җимешедер дигән шикләрне куып тарата алмады. Бәлки Ходайның бу сынавы Асияне җиргә төшерер, дөрес юлга бастырыр өчен булгандыр.
Тормыш тамырдан үзгәрде. Гадәти генә көнкүрешне хастаханә юлларын таптау, күрәзәчегә, имчегә, өшкерүчегә барулар алмаштырды. Йортта тынычлык югалды. Шул көннән бирле, менә инде 7 ел Асия авыру белән көрәшә. Бала борчуларына торак мәсьәләсе дә кушылды. Аннан инде ир хыянәте, аерылышу мәшәкатьләре. Бар да йокысын бүлеп, аны саташыр хәлгә җиткерде. Барысында да өлешчә үз хатасы да барын белә иде. Шуңа да барысын үз көче белән төзәтергә тырыша. Көче җитәрме? Сынаулар алдында тез чүкмәсме? Әлегә берни белми. Алга барырга тырышып яшәп яткан мәле.
Гади авыл гаиләсендә үскән, хыяллары да үзе кебек гади булган, эчендә самимилек, беркатлылык яшәгән авыл кызы яшьлегендә үк ялгыш адым ясады. Зур кала тормышы бөтереп алды да, аның бар нәрсәгә дә чын күңелдән ышанып каравыннан файдаланды кебек. Ул чакта Асия усаллыкның да, бозыклыкның да, әшәкелекнең дә нәрсә икәнен аңлап бетерми иде әле.
Гаиләдә алар 3 кыз үсте. Әтиләре балалар кечкенә чакта ук вафат булган. Аны Асия бик томанлы гына хәтерли. Балаларга юл фаҗигасе гомерен өзде дип аңлаттылар. Әниләре бар тырышлыгын кызларын кеше итәр өчен куйды. Эшкә йөри алмады. Кечкенә сеңелләре авыру булу сәбәпле, аңа аерым тәрбия кирәк булды. Җитәр-җитмәс акча, үз тырышлыклары, үзләре үстергән, тапкан белән яшәделәр. Мәктәпкә кергәндә акчасы булыр дип бишәр гектар чөгендер алалар иде дә, әниләре күрмәгәндә кыр башына утырып елыйлар иде. Ике кызга ул җәй буена җитте.
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев