Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әйдәгез, елга ярларын бергәләп чистартыйк

Россия Президентының регионнардан экологлар белән очрашуы видеоконференция режимында узган иде.

(5нче июнь, “Апастово-информ”)


Татарстан яшьләр экологик хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова әлеге очрашу вакытында Россия Президенты Владимир Путинга “Вода России” Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакырды. Дәүләт җитәкчесенең илебез волонтерлары белән аралашуы онлайн режимда экологлар һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау Көнендә узды. Татарстаннан турыдан-туры элемтә Түбән Заречье пляжы территориясендә Казан Кремле фонында оештырылды.


“Сезне барыгызны да һәм барлык илебез халкын әлеге бәйрәм белән котлыйм. Энтузиастларга, галимнәргә, милли парклар һәм тыюлыклар, табигатьне саклау министрлыклары хезмәткәрләренә, гомумән, табигатькә хөрмәт белән караучы барлык халыкка рәхмәтемне белдерәм”, - диде Владимир Путин эко активистларга мөрәҗәгать итеп.


Республика экологик хәрәкәтенең яшьләр бүлеге эшли башлауга быел биш ел. Барлыгы 8 мең яшь кешене берләштерә ул. Экологлар көнендә экоактивистлар “Вода России” акциясендә катнаштылар. 60ка якын кеше Заречье пляжын тәртипкә китерде. Ә Татарстаннан рус география җәмгыяте вәкилләре Казанка төбеннән чүп-чар җыйдылар.


“Узган ел сулыкларны һәм яр буйларын чистарту, тәртипкә китерүдә 900 меңнән артык кеше катнашты. 24 мең км.дан артык яр буйлары чистартылды”, - ди Диләрә Сатикова.
Республикада киләчәктә дә табигатьне саклау, сулыкларның яр буйларын чистарту эшләре оешкан төстә дәвам итәчәк.


2019нчы елда барлыгы 137 су объекты яр буйлары чистартылды. Анда республикабызның 55 мең кешесе катнашты. Ә быел су объектларының яр буйларын - кимендә 1 мең км.да чистарту планлаштырыла. 90 акция үткәрү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев