Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җыеннарда халык мәнфәгате хәл ителә

Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары – җирлекләр тормышының аерылгысыз һәм кирәкле өлеше. Биредә катнашучы һәркем үзен кызыксындырган сорауларны җитәкчелеккә җиткерә һәм аларга җавап ишетә ала.

(27 гыйнвар, "Апастово-информ").


Район буенча халык җыеннары Олы Болгаер авыл җирлегеннән башланып китте. Әлмәндәр, Зур Күккүз, Чүрибураш, Иске Йомралы һәм Идрәз авыл җирлекләрендә дәвам итте. Халык белән очрашып сөйләшүләр район башлыгы Айрат Җиһаншин рәислегендә уза. Биредә район прокуроры, урынбасарлар, полиция хезмәткәрләре, төрле өлкә вәкилләре катнаша.
Җирлек башлыклары 2021 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, агымдагы елда куелган планнар турында сөйләделәр.
Иң беренче булып халык сәламәтлеге, коронавируска каршы вакцина ясату мәсьәләләре күтәрелде. Авыл фельдшерлары чыгышлары тыңланды.
“Имеш-мимешләргә ышанмагыз. Сәламәтлек турында үзебез кайгыртыйк. Якыннарыбызны, туганнарыбызны югалтмыйк”, - дип ассызыклап узды район башлыгы.
Җыеннарда шулай ук пай җирләренә бирелергә тиешле икмәк, печән турында, пай җирләрен үзләренә алу турында да сораулар яңгырады.
“Ел коры килү сәбәпле халыкка печән бирә алмадык. Фермалардагы терлекне кышлатып чыгу өчен генә җыя алдык. Пай җирләре өчен халыкка акчалата һәм шикәр комы белән түләдек”, - диде “Апас-мол” берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин да терлек сатып алганда уяу булырга өндәде.
“Без чиста авыл хуҗалыгы районы. Терлек асрамыйча берничек тә булмый. Шулай да терлек сатып алганда уяу булсагыз иде. Чит регионнарда, Оренбург өлкәсендә “Ящур” авыруы барлыгы билгеле булды. Шуңа да сатучылардан тиешле документларын сорагыз. Бер дә булмаса, ярты акчасын биреп торыгыз да, мал табибларына мөрәҗәгать итегез, 1-2 көндә терлек сәламәтме, юкмы икәнен әйтеп бирәбез. Шулай ук февральдән язгы чаралар башлана. Субсидия алыр өчен тиешле кәгазьләрне вакытында җыеп тапшырырга тырышыгыз”, - диде ул.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендә грантларга тукталды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән программаларда катнашырга теләге булган райондашларны актив булырга чакырды.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев