Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөк йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф

Татарстан региональ юлларында йөк күләмен тикшерүче 8 автомат пункт эшли.

(27 октябрь, “Апастово-информ”).
Юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт учреждениесе авыр йөк йөртүче шоферларга штрафка эләкмәс өчен, юл йөрү, йөк йөртү кагыйдәләрен бозмауның мөһимлеген искәртте.
“Авыр йөк төялгән транспорт хәрәкәтенең махсус рөхсәте булмаса яки авырлык һәм күләм таләпләре арткан булса, административ хокук бозу булып санала. Моның өчен административ җаваплылык каралган. Хәтта, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм калырга мөмкин. Юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф каралган”, - диелә әлеге учреждение хәбәрендә.
Авырлык һәм күләм контролен автомат пунктларда тикшерәләр. Рөхсәт ителгән параметрлар бозылса, мәгълүмат махсус таблога языла.
Үлчәү нәтиҗәләре мәгълүматлар үзәгенә җибәрелеп, параметрларга туры килү-килмәве чагыштырыла. Шуннан соң ГИБДД карар чыгара.
Үлчәү контроле пунктларында рөхсәт кәгазе бирелми. Рөхсәт алуның тәртибе “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе сайтында урнаштырылган. Шунда ук, авырлык һәм күләм контроле пунктларының кайда урнашканын белеп була.
Татарстанда бүген региональ автоюлларда үлчәүне һәм күләмне контрольдә тотуның 8 автомат пункты эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев