Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Йолдыз“ газетасының үзхәбәрчесе Вәзимә Рәхимова иҗатының 25 еллыгын билгеләп үтә

“Йолдыз“ газетасының үзхәбәрчесе, үзешчән шагыйрә, олы йөрәкле мөгаллимә, сугыш чоры баласы Рәхимова Вәзимә Зәки кызы иҗатының 25 еллыгын билгеләп үтә. Аныц шулай ук 21 апрельдә туган көне дә.

(21 апрель, “Апастово-информ“).


Районыбыз үзенең искиткеч талантлы, олы йөрәкле, киң күңелле кешеләре белән аерылып тора. Шундыйларның берсе - Вәзимә апа Рәхимова. 25 еллык иҗат чорында аның 6 шигырьләр җыентыгы дөнья күрде, яраткан тамашачыларына барып иреште.

Тумышы белән ул Кече Бакырчы авылыннан. Укымышлы гаиләдә туган. 43 ел гомерен укытучылык һөнәренә багышлый, аның шәкертләре илебезнең төрле тармакларда хезмәт итәләр.

Шигырьләрендә туган якка, табигатькә, якыннарына мәхәббәт хисе бик матур тасвирлана, юкка гына күренекле композиторлар көйләренең сүзләре авторы итеп Вәзимә апаны сайламаганнардыр. Аларны Айдар Галимов, Вил Усманов, Гөлнара Тимерҗанова һәм башкалар башкарып, хәтта сүзләр авторы буларак Болгар радиосы милли-музыкаль премиясе лауреатына лаек булды.
Вәзимә апаның белмәгән, танымаган артисты юктыр.

Тынгысыз хезмәттә үткән, гүзәл гомер кичергән шәхесләр күпләребезгә үрнәк.
Рәмис Ногманов. Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев