Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җыр-моңлы, Эльвин Грейлы, салютлы, тәбрикләүләргә бай бәйрәм

30 август – Татарстан Республикасы көне быел тагын да истәлекле һәм киң колачлы булып тарихка кереп калды.

(31 август, “Апастово-информ“).


Районның Сабан туе мәйданында кичке бәйрәм оештырылды. Сәүдә рәтләре урын алды. Балалар өчен батутлар эшләде. Мәйданда җыр-моң тынып тормады.

“Бердәм Россиянең яшь гвардияче“ләре Бөтенроссия җәмәгать оешмасының җирле бүлекчәсе активистлары “Туган йортым – Татарстан“ акциясен уздырды. Мәйдан түрендә үк гармунчылар каршы алды. “Алга“ яшүсмерләр клубында яңа гына оешкан гитарачылар ансамбле чыгышы да бәйрәм кәефе өстәде.

Районыбызда төрле милләт вәкилләре аңлашып, дус, тату гомер итә. Бәйрәмдә дә татар, рус, чуваш халкының гореф гадәтләре, милли ризыклары, киемнәре, яшәеше чагылыш тапты. Мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан күргәзмәләр әзерләнде. Мәктәп коллективларының бар фантазияләрен кушып эшләгән чәчәк гөлләмәләре үзәк мәйданны бизәде. Алар купшылыклары, төрлелекләре белән сокландырды.

Бәйрәм җитәкчеләр чыгышы, тәбрикләүләр белән дәвам итте. Истәлекле кичнең махсус кунагы – Эльвин Грей райондашларны һәм кайткан кунакларны биетте дә, җырлатты да. Бәйрәм зур салют белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев