Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Җырларында - гомер агышы

Әнием 20 елдан артык медицина өлкәсендә хезмәт куя, медрегистратор вазифасын башкара.

Кечкенәдән үк минем өчен үрнәк булган кеше - әнием иде. Беркайчан да теләкләремә каршы килмәде: үтемле сүзләре, ныклы киңәшләре белән юлымны күрсәтә барды. Бүген дә ул безнең өчен һәрчак борчылып тора. Апам белән һәр кайтуыбызны зарыгып көтә, тәмле ризыклары, мул табыны, көләч йөзе белән каршы ала.
Әниемнең иң яраткан шөгыльләренең берсе - җырлау. Яшь вакытында ук концертлар куеп, күп кенә бәйгеләрдә катнашкан һәм җиңү яулаган кеше ул. Бүген дә әлеге шөгылен онытмый: матур, яңгыравык тавышы белән туганнар җыелганда, бәйрәмнәрдә безне һәрдаим шатландырып тора. Без дә үз чиратыбызда әниебезнең йөзеннән елмаюны төшермәскә тырышабыз, чөнки без аны бик нык яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Алсинә Рахматуллина.
Шәмәк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев